«Ленинград белән бер тында…» (12+)

30 гыйнвар көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Ленинград белән бер тында…» дигән видео-тарихи экскурс үтте.

Балалар зур кызыксыну белән Ленинград блокадасы, шәһәр халкының батырлыгы – икмәк нормалары, балаларның белем алуы һәм шәһәрне саклауда ярдәм итүе, блокада елларында китапханә һәм театрларның эше, Д.Шостаковичның ленинград симфониясен иҗат итүе һ.б. турында сөйләгәнне тыңлады. Балаларга «Блокадалы Ленинград балалары», «Таня Савичева – кызның көндәлеге һәм тормышы» документаль фильмнары күрсәтелде. Катнашучылар өчен Ольга Берггольцның блокада шәһәрендә язган шигырьләре яңгырады. Укучылар игътибарына «Баш бирмәс Ленинград» күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Поделиться: